Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен «Үрнәкләре белән көчле һәм рухлары белән кыю» дигән тарих сәгате узды.
Китапханәче Гәрәева Рузилә балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары, шулай ук бәйрәм итү традицияләре, Россия өчен аның әһәмияте белән таныштырды. Балалар 1612 елда Россиядә барган вакыйгалар, гаскәр җыеп, аны полякларга каршы алып барган шул чор геройлары Минин һәм Пожарский турында бәян тыңладылар.
Чара барышында укучылар Халыклар бердәмлеге көненә багышланган мультфильмнар һәм видеофильмнар карадылар.
Ахырда балаларга викторина сорауларына җавап бирергә, шулай ук Россия турында табышмакларны чишәргә тәкъдим иттеләр.