Урыссуда «Рәссам һәм вакыт» картиналар күргәзмәсе узды

2023 елның 3 ноябре, җомга

Район мәдәният йорты фойесында якташыбыз рәссам Анатолий Лазарчукның «Рәссам һәм вакыт» картиналар күргәзмәсе ачылды.

Анатолий Александрович Лазарчук Татарстан Республикасы Рәссамнар союзы әгъзасы, шулай ук Башкортстан һәм Россия Рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы булып тора. Күргәзмә иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгы хөрмәтенә оештырылды. Күргәзмә ачылу хөрмәтенә кечкенә концерт тәкъдим ителде.

Рәссам турында тулырак "Ютазы таңы" газетасының яңа санында укыгыз.

"Рәссам һәм вакыт" күргәзмәсе 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International