«Балалар иҗаты үзәге»ндә «Я - Мастер» район һөнәри осталык конкурсы узды.
Әлеге конкурсның максаты - Ютазы районы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү.
Конкурста катнашу өчен бөтен районнан белем бирү учреждениеләре укучылары чакырылган иде. Һәр номинациягә һәр белем бирү учреждениесеннән 1 кеше гариза бирә алган.
Балалар өчен сигез номинация - «Гончарное дело», «Живопись», «Швейное дело», «Педагог дополнительного образования», «Хореография», «Кулинария», «Деревообработка», «Робототехника» кебек номинацияләр тәкъдим ителде.
Конкурсантларны һәр номинациядә берничә критерий буенча бәяләделәр. Мәсәлән, «Гончарное дело» конкурсы төгәллек; бизәлешнең оригинальлеге; эшләнмәнең сыйфаты буенча бәяләнде.
Барлык катнашучылар да көзге каникул көннәрен күңелле һәм файдалы үткәрә алдылар. Һәр номинациядә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.