Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Урыссу гимназиясенең «Пламя» юнармия отряды өчен батырлык дәресе узды.
Балалар бәйрәм тарихы турында белделәр, шулай ук үз илләренең тарихи үткәне белән кызыксындылар.
Педагог Лиана Рәисовна укучыларга бу датаның ил язмышы белән бәйле булуын аңлатты.
Чарага МХО сугышчысы чакырылган иде. Солдат белән бу патриотик очрашу яшьләргә беренче чыганактан мәгълүмат җиткерү максаты белән оештырылды.
Катнашучы балаларга махсус операциянең әһәмияте, сугыш вазгыятьләре, Ватанга карата мәхәббәт, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге турында сөйләде. Ул авырлыкларны җиңәргә якыннарының ярдәме һәм җиңүгә ышаныч ярдәм итә, дип билгеләп үтте.