ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков Ютазы районында эш визиты белән булып китте.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән бергә ул «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында һәм «Дубравушка» балаларны сәламәтләндерү лагеренда булды.
Район яшьләр бүлеге начальнигы Регина Галләмова һәм «Атлант» ЯЯК директоры Анастасия Фалько кунак өчен Яшьләр үзәге буенча танышу экскурсиясе үткәрделәр.
Яшүсмерләр клубы эшчәнлеген югары бәяләп, Денис Лулаков «Атлант» ЯЯК директорына һәм яшүсмерләр үзәгенә йөрүче балаларга үсеш, креатив идеяләр һәм барлык башлангычларда уңышлар теләде.
- Район җитәкчелегенең яшьләр сәясәте проектларын тормышка ашыруга мөнәсәбәте сөендерде. Гомумән, мин Ютазы районына барудан канәгать калдым, — диде Денис Владиславович.