Урыссу сәхнәсендә мәктәп театр коллективлары чыгыш ясады

2023 елның 3 ноябре, җомга

Район мәдәният йортында «Сәйяр» татар телендә яшүсмерләр театрлары Республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурста район мәктәпләренең 16 театр коллективы катнашты.

Матур сәхнә, яшь артистларның искиткеч уены, оригиналь костюмнар, режиссерлык ачышлары залда иҗади мохит тудырды.

- Сәхнәдә чыннан да шедеврлар тудырган педагогларга һәм балаларга рәхмәт белдерәсем килә. Ел саен кызыклы чыгышлар арта, сайланган әсәрләрнең репертуары киңәя бара, ә балалар үз рольләрен искиткеч уйный, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International