IV чакырылыш Ютазы район советының XV утырышында депутатлар корпусы ун сорау карады.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин рәислегендә узган утырышта элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертелде.
2023 елның 1 октябренә район бюджетына үзгәрешләр кертелде. Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, муниципаль район бюджеты керемнәр буенча 815, 2 млн сум һәм чыгымнар буенча 848,7 млн сум күләмендә, 33,5 млн сум дефицит белән планлаштырыла. Бу хакта Финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турында мәгълүмат белән тулыландыру өлешендә, районның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү соравы белән таныштырды. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы авыл җирлеге җирле үзидарә органнары вәкилләренә генераль план әзерләү кирәкми дигән карар кабул итү хокукы бирә. Әйтик, район Советы үзенең 2022 елның 11 мартындагы 16 номерлы карары белән Бәйрәкә, Иске Каразирек, Ташкичү һәм Урыссу авыл җирлекләренең генераль планнарын әзерләү кирәк булмавын таныды.
- Бүгенге көндә районның 38 торак пунктыннан 33ендә чикләр билгеләнгән, бишендә билгеләргә кирәк. Бу Аксакүл, Байлар, Ташкичү, Хөррият һәм Бәйрәкә. Бу торак пунктларда анализ вакытында гражданнарның 14 декларацияләнгән җир участогы ачыкланды. Җир кишәрлекләрен төгәлләү буенча эш гражданнарның үзләре тарафыннан башкарылган. Урманчылык чикләре төзәтелә, торак пункт җирләреннән зиратлар, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр чыгарыла.
Районның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү проекты «ТР киңлек мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм ТР Министрлар Кабинетында килештерү процедурасын узган.
Утырышта тыңланган барлык сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр. Ахырда район башлыгы яңа сайланган депутатларга депутат мандатларын тапшырды.