Район башкарма комитетының кече залында район башлыгы «Апсалямово” футбол командасы белән очрашты.
Район башлыгы футболчыларны 2023 елда Футбол буенча Татарстан Беренчелегенең икенче лигасында абсолют җиңүләре белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, «Апсалямово» футбол клубы инде икенче ел бу беренчелектә җиңүче булып тора.
Чәй эчкәндә, спортчылар район башлыгы белән футбол командасын үстерү юнәлешендәге агымдагы сораулар буенча дусларча фикер алыштылар.
Ярышларга бару өчен транспорт кирәклеге, футбол кыры япмасын алыштыру, стадионны яктырту, спорт инвентаре белән тәэмин итү кебек сораулар күтәрелде. Футболчыларның сораулары контрольгә алынды, ә аларның кайберләренең хәл итүдә инде үтәү вакыты билгеләнгән.
- «Олимп» спорт мәктәбенә район администрациясеннән автобус бирергә карар ителде. Спортчыларны ярышларга алып бару өчен, - диде Аяз Әдипович.
Сораулардан тыш, тәкъдимнәр дә бар иде. Футболчылар төрле район футбол турнирлары үткәрергә тәкъдим итәләр, мәсәлән, район башлыгы Кубогына. Шулай ук балалар өчен футбол буенча шөгыльләрне “Олимп” спорт мәктәбендә тергезергә тәкъдим ителде.
Очрашу ахырында Аяз Шәфигуллин спортчыларга сәламәтлекләрен сакларга кушты һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде. Ул футболчыларга Ютазы районы футбол үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.