Башкарма комитетның утырышы залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Балигъ булмаганнарның, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә яшәүче балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек нәтиҗәләре турында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова һәм мәгариф бүлеге методисты Бордачева Светлана таныштырдылар. Шулай ук алар Ютазы районында «Яшүсмер-2023» ведомствоара профилактика операциясе уздырылуы турында сөйләделәр. Психология хезмәте җитәкчесе, Ютазы районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Зенфира Лотфуллина балигъ булмаганнар арасында суицид һәм аутоагрессив тәртипне профилактикалау турында сөйләде. Ютазы районы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Сергей Рузанов алимент түләтү эшен оештыру турында хәбәр итте. Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы буенча җинаять эшләрен кисәтү турында өстәмә чаралар исемлеге белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча оперуполномоченные Александр Ерыганов сөйләде.