Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2023 елның 4 ноябре, шимбә

Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез! Бердәмлек һәм гражданнар теләктәшлеге традицияләре - безнең җәмгыять һәм дәүләт үсешенең нигезе. Гомуми дәүләт лидерыбыз Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә без озак еллар кешеләргә хезмәт итәчәк, Россия, Татарстан һәм район тормышын яхшы якка үзгәртәчәк, яңа үсеш перспективаларын ачачак проектларны тормышка ашыра алабыз. "Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында игелекле, ихтирамлы мөнәсәбәт традицияләре безгә ата-бабаларыбыз тарафыннан васыять ителгән. Аларны сакларга, ныгытырга һәм үстерергә кирәк. Бу безнең бүгенге һәм киләчәк буыннар алдындагы уртак бурычыбыз», – диде илебез Президенты. Безнең уртак һәм төп бурычыбыз бар – тормышның барлык өлкәләрен үстерү өчен эшләү, Россиянең күпмилләтле халкының иминлеген тәэмин итүче хәрбиләребезгә ярдәм итү, безнең иң яхшы традицияләребезне - патриотизм, үзара ярдәмчеллекне һәм бердәмлекне ныгыту.

Чын күңелдән сәламәтлек, үзара аңлашу һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим !

Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International