Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 6 ноябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 6 ноябрендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле көньяк-көнчыгыш җиле көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга киңәш итмибез, җил белән сынган ботаклар куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз - «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.