Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде.
2023 елның 8 ноябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
консультация-кисәтү
2023 елның 7 ноябре кичендә, 8 ноябре төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр сакланачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Көчле яңгыр вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда көчле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм яңгыр узып киткәнен машинадан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада баруны дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эше бозылуы мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көчле яңгыр тәмамлануын көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм аларга якын булганда саклык күрсәтү зарур.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.
(Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДУ сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)