Урыссу поселогында гражданнар җыеннары башланды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Район җитәкчелеге һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренең күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуы район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә уза. Бу очрашулар барышында район башкарма комитеты социаль программалар кысаларында башкарылган эшләр турында рапорт бирә, халыкның теләкләрен һәм сорауларын каләмгә ала, киләчәккә планнар белән таныштыра. Җыеннар графигы алдан ук язылган һәм һәркем үзенең актуаль сорауларын, йорт яны территорияләре мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша ала һәм катнашырга тиеш.

Республика программалары кысаларында һәм үзара салым программасы буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова таныштырды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, быел шәһәр тибындагы поселоклар республика финанславыннан читтә кала.

— Шулай да, — дип ассызыклады Аяз Шәфигуллин, — торак пунктларда яшәүчеләрнең әлеге программада катнашуы - зур ярдәм.

Урыссу бистәсендә үзара салым суммасы элеккеге дәрәҗәдә кала – һәр балигъ булган яшәүчедән - 400 сум. Гражданнарның аерым категорияләреннән тыш. Киләсе елда Урыссу халкының үзара салым акчаларын Урыссу поселогы  зиратындагы Дан аллеясын төзекләндерүгә юнәлтү планлаштырыла. Димәк, мөселман һәм православие зиратлары чигендә соңгы сыену урынын МХОда һәлак булган сугышчылар, төрле тармакларда лаеклы танылу алган һәм башка якташлар табачак. Әлеге территория тиешенчә төзекләндереләчәк. Әлбәттә, без башка чаралар да эзләячәкбез, әмма халыкның финанс катнашын киметеп булмый. Җыеннарда катнашучылар бюллетеньнәрне урнага төшерделәр, анда алар үзара салым өчен яки аңа каршы тавыш бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International