Урыссулылар МХО солдатларына ярдәм итәләр

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

МХО зонасына мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча актив эш дәвам итә. Гуманитар ярдәм җыю штабында эш кайнап тора. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар челтәрләр бәйли, ә районның ваемсыз булмаган кешеләре сугышчыларга җибәрер өчен кирәкле әйберләр китерә. Гуманитар ярдәм күрсәтү эше дәвам итә. – Балалар иҗаты үзәге коллективына һәм җитәкчесе Раилә Әнфәсовнага, алар безнең егетләргә МХО зонасына өйдә киселгән токмач тапшырганнары өчен рәхмәт, - дип белдерде ярдәмчеләренә рәхмәтен ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International