Бәйрәкә авылында яшәүче Фәния Шәйхуллина үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Юбилярны котларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов килде. Аяз Әдип улы юбилярга иминлек, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде! Котлауларга Фәния Мансур кызының авылдашлары – "АгроМир" ҖЧҖның күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм авылның ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева да кушылды. Алар шулай ук буш кул белән килмәгәннәр иде. Алар юбилярны җылы котладылар һәм бүләкләрен тапшырдылар. Фәния Мансур кызы гомере буе колхозда савымчы булып эшләгән. Ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә Фәния Шәйхуллинаның 16 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International