Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм вәзгыять турында хәбәр иттеләр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент түләүләре буенча бурычларны каплау, районның Эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча оператив хәл турында сораулар, шулай ук бүгенге көнгә актуаль булган башка мәсьәләләр каралды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы җитәкчеләргә тиешле йөкләмәләр бирелде.