Бу чал чәчле апаның эш көннәре бер зур төзелеш мәйданчыгына охшаган. Байларда туган, ул хезмәт биографиясен ГРЭС төзелеш идарәсендә башлый, соңыннан яхшы штукатур-малярны бик теләп Нефтебазага (Бүгенге Урыссу химия заводы) кабул итәләр. Земфира Мөхәммәтҗан кызы биредә нәкъ утыз өч ел эшли. Безнең юбилярның тормышы башта ук әкияттән ерак була. Күп балалы гаиләдә туган кыз, язмыш ихтыяры белән тутасында тәрбияләнә. Ана назын күреп үсмәгән кыз үзенең зур гаиләсе турында хыяллана.
Ул һөнәрдә генә түгел, гаилә тормышында да уңа. Ире белән алар ике бала — бер ул һәм бер кыз үстерәләр.
- Ә бу фатирны, мөгаен, Сезгә биргәннәрдер? – дип сорыйм Земфира Хәбибуллиннан.
- Ирем белән икебез дә эшләп алдык. Ирем янгын сүндерүче булып эшләде. Ул инде бакыйлыкка күчте. Әмма торак мәйданы биргәндә, аның хезмәтләрен дә исәпкә алдылар.
Кызганыч, мәкаләбез героеның улы да бу дөньяны калдырып киткән инде. Әмма килене каенанасының хәлен белешеп тора. Менә 90 яшенә дә килгән. Кызы да моңа кадәр һәрвакыт аның таянычы булган. Тик күптән түгел аны авыру аяктан еккан. Шуңа күрә кызын әле анасына карарга туры килә икән.
- Ә сезгә социаль хезмәткәр килеп йөриме? – дип сорыйм җитештерү ветераныннан.
- Юк, - дип елмая. – Вак әйберләрне мин үзем дә сатып ала алам, ә җитди ярдәм кирәк булса, оныклар булыша. Аш-суны үзем әзерлим, һәм башкасын да эшли алам әлегә. Алга таба күз күрер.
Бу кечкенә буйлы апа әле тугыз ел бемит заводында да эшли, анда пенсиягә чыккач урнаша. Шуңа күрә кечкенә буена карамастан, бу ханымның үзәге нык. Ул үзенә сынарга рөхсәт бирми. Чөнки якыннары аңа мохтаҗ.
Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады. Тантана сәбәпчесенә иң җылы теләкләрен җиткереп, ул аңа чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.