Урыссудагы 2 номерлы мәктәп укучыларының экологик отряды командасы республика конкурсы лауреаты булды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә «Байтик» мәгариф комплексы базасында яшь натуралистларның республика слеты узды.

Урыссуның 2 номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь тикшеренүче» командасы «Лучший отряд юннатов» («Иң яхшы яшь натуралистлар отряды») республика конкурсы лауреаты булды.

Вахитова Диана һәм Гыйльфанова Лия «Фәнни тикшеренү эшләре» республика конкурсында лауреатлар.

«Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе» командасы «Туган як экологиясе» республика конкурсы лауреатлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International