Грек-рим көрәше буенча тренер Алинур Хәмитов С.М. Киров истәлегенә ир-егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында өченче урынны яулады.
Спорт чарасы Киров шәһәрендә узды һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Турнирда илебезнең һәм якын чит илләрнең 17 төбәгеннән спортчылар катнашты.
Укытучыларның мондый уңышлары спорт мәктәбе укучыларын рухландыра һәм безнең районда спорт үсешен стимуллаштыра.