"Сердәш" ансамбле төбәкара фестивальдә катнашты

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Әбсәләм авылы мәдәният йортының “Сердәш» ансамбле «Дуслык таҗы» төбәк-ара халык традицияләре фестивалендә катнашты.

Күрше Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә «Дуслык таҗы» төбәкара халык традицияләре фестивале узды, анда Башкортстан һәм Татарстаннан егермедән артык коллектив катнашты.

Әлеге фестивальнең максаты - халыкны халык традицияләре һәм йолалары белән таныштыру юлы белән халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү иде.

Чарада милли берләшмәләр, мәдәни милли үзәкләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм халык оешмалары вәкилләре; РФ халыклары традицияләрен саклаучы, үстерүче һәм пропагандалаучы үзешчән вокал һәм фольклор коллективлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International