Урыссуда волейбол турниры узды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

«Олимп» спорт мәктәбендә районның ир-егетләр командалары арасында «Халыклар бердәмлеге көне» хөрмәтенә волейбол турниры узды.

 

Спорт чарасында алты команда: Урыссу, Ютазы, Бәйрәкә, Ютазы (яшьләр), “Чапман” һәм “Импульс” командалары катнашты.

Матч дуслык атмосферасында узды, командалар лаеклы уен дәрәҗәсе, спорт характеры һәм чыдамлык күрсәттеләр.

 

Киеренке уеннардан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Урыссу

2 урын - Ютазы (яшьләр)

3 урын - Бәйрәкә

 

Турнирдан соң ТР Ютазы муниципаль районы ГТО БФСК тест үзәге тарафыннан "ГТО хәрәкәтенә тартыл" акциясе оештырылды. Анда теләгән һәркем ГТО нормаларын әзерләү һәм тапшыру буенча кызыксындырган сорауларга җавап ала алды, сынау нормативларын үтәргә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International