Ютазы районы мәдәнияте вәкилләре казанышлар яулый

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш районының «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә, Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасы булды.

 

Ютазы районыннан ЮМР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, «Мәдәният бүлеге» МКУ начальнигы Рөстәм Абдурахманов, «Район мәдәният йорты» МБУ директоры Николай Гребенюк, шулай ук РМЙ, авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, Үзәк китапханә системасы, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге һәм музей хезмәткәрләре составындагы делегация чакырылган иде.

 

Чара барышында «Нәүрүз», славяннарның «Масленница», русларның «Каравон», мариларның «Семык», чувашларның «Уяв» һ.б. халык бәйрәмнәре мәйданчыклары тәкъдим ителде. Шулай ук декоратив-кулланма сәнгать осталарыннан мастер-класслар, «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» IX Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләренең күргәзмәсе үткәрелде. Бу чарада беренче тапкыр «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» тәкъдим ителде.

 

Шулай ук «Зур этнографик диктант 2023» VIII Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе, түгәрәк өстәлләр, семинарлар уздырылды.

 

И.Шакиров исемендәге концерт залында барлык катнашучылар өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантаналы концерты узды.

 

Чара кысаларында түбәндәге Ютазы районы вәкилләре бүләкләнде:

 

Татарстан Республикасы мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән ЮМР «Мәдәният бүлеге» МКУ начальнигы Рөстәм Абдурахманов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;

Татарстан Республикасы мәдәнияте үсешенә керткән өлеше өчен Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән «РМЙ” МБУ өлкән методисты Ләйсән Хәйриева;

"Сәламәт буын — көчле ил" Республика яшьләр инновацион наркотикларга каршы проектлар конкурсы лауреаты дипломы һәм «Театр һәм музыка сәнгате» номинациясендә ТР Хөкүмәте бүләк сертификаты белән «Маски» театр студиясе Халык коллективы җитәкчесе Эльвира Камалиева бүләкләнде;

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасының традицион мәдәниятен саклаган һәм «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» акциясенә керткән өлеше өчен «РМЙ» МБУ рәссамы Р. И. Латыйпова бүләкләнде;

«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан бүләк сертификаты белән Димтамак мәдәният йорты мөдире М. В. Таймолкина;

«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәдәни-ял итү тибындагы иң яхшы учреждение» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан бүләк сертификаты белән — Бәйрәкә мәдәният йорты мөдире Г.И. Михайлова.

Мәгълүматны «РМЙ» МБУ өлкән методисты Ләйсән Хәйриева әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International