Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү хөрмәтенә, “Ирбис” МСК чыгарылыш волейболчылары клубның гамәлдәге командасы белән иптәшләрчә матч очрашуы үткәрде.
Уенның кызу булуына карамастан, мәктәп спорт залы паркетында дустанә мохит хөкем сөрде.
Чыгарылыш волейбол командасы, мәктәпнең матди базасы ныгуын билгеләп үтте һәм кече дусларыннан бераз көнләште. Уен нәтиҗәсе барлык көткәннәрне узып китте – чөнки дуслык җиңде!