Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 9 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 8 ноябрь кичендә, 9 ноябрь төнендә һәм көндез томан (Казанда - төнлә һәм иртән), 9 ноябрь көнне көндез секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда томанның куеруын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Автомобиль томан вакытында хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан узудан баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда баручы транспорт белән була. Томанның ераклыкны каплавын исәпкә алу мөһим – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы. Кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак киметү зарур. Сез тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал биреп кисәтәсез. Томанда хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклану артык булмаячак.Мөмкин булса, ерак юлларга барудан баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичү урынында гына узарга киңәш ителә. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдында йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаның тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына барыгыз. Нык күренеп торган жилет яки яктылык кайтаргыч элементлар кулланыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга киңәш итмибез, җил белән сынган ботаклар куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз - «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.