Педагог һәм остаз елы кысаларында 8 ноябрьдә Үзәк балалар китапханәсендә «Русьта ничек укыганнар» дип аталган китапханә дәресе узды. Чара барышында балалар Ярослав Мудрый оештырган беренче китапханә тарихы белән таныштылар. Шулай ук китап эшенең яклаучысы булган кенәзне турында да белдек. Китапханәче Кадрия Загретдинова балаларга элекке заманда укучыларның ничек укыганнарын, аларны кем өйрәткәнен һәм нинди фәннәргә, нинди тәртип кагыйдәләренә өйрәткәннәрен, элекке заманда тыңлаусыз укучыларны таяк белән җәзалаганнарын һәм тезләре белән борчакка бастырганнарын, Борынгы Русь мәктәпләрендә тәнәфесләр булмавын һәм бары тик бер генә укытучы булганлыгын сөйләде. Укулар иртәннән кичкә кадәр барган, көн уртасында укучылар төшке аш ашасын өчен тәнәфес булган. Китаплар белән сак эш итәргә өйрәткәннәр, аларны киштәгә түгел, ә өстәлгә генә куярга яраган. Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.