Анда 50дән артык кеше яши. Аларга мастер - класс күрсәттеләр, концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Үзләре белән күчтәнәчләр, үз куллары белән ясалган бүләкләр алып килделәр. Бергәләшеп совет чоры җырларын җырладылар, такмакларга биеделәр, бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм кәефе тудыралар. Барлык катнашучыларга сәяхәтләре өчен рәхмәт! Сезнең игелекле эшләрегез, йөзгә тапкырланып, үзегезгә кайтсын!