Урыссуда җыеннар: тагын бер тапкыр күп фатирлы йортлар фасадларын җылыту турында

2023 елның 10 ноябре, җомга

Район җитәкчелеге һәм бүлек һәм хезмәт җитәкчеләренең Урыссу поселогындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән чираттагы очрашуы Чкалов исемендәге балалар мәйданчыгында, Муса Җәлил урамындагы 6 нчы йорт һәм Тукай урамындагы 23б йорт ишегалдында узды.

2023 елда районда башкарылган эшләр турында мәгълүматны тыңлап, халык үз сорауларын җиткерде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, үзара салым программасының быел Урыссу поселогында республика финанс катнашуыннан  башка узуын хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, үзара салым суммасы элеккечә кала – бюллетеньдә язылган аерым категория гражданнардан тыш, һәр балигъ булган яшәүчедән 400 сум. Сорауларга килгәндә, җыенда катнашучылар Каразирек юнәлешендәге җимерек юлга игътибар юнәлттеләр. Бу юл автомобиль йөртүчеләрнең һәм район җитәкчелегенең теңкәсенә тигән проблема инде.

- Кызганыч, әлеге юлны чокыр яки карта ремонты белән генә тиешле дәрәҗәгә китереп булмый, - дип билгеләп үтте район башлыгы. Якын-тирәдәге карьердан гравий ташуга җәлеп ителгән зур йөкле транспортның интенсив хәрәкәте җимерек участокларны ремонтлауда барлык омтылышларны юкка чыгара. Шулай булгач, муниципалитет үз көче белән генә бу эшне башкарып чыга алмый. Юлның нык нигезен төзү кирәк. Без тиешле инстанцияләргә чыккан идек инде. Без мөрәҗәгать итүне һәм финанслар сорауны дәвам итәчәкбез. Шуңа күрә әлегә сорау ачык. Ләкин сорау муниципалитет көн тәртибеннән алып ташланмады.

Барлык җыеннарда күтәрелгән чираттагы актуаль сорау – күп фатирлы йортларның фасадларын җылыту мәсьәләсе.

 

- Йортларның фасадларын җылыту программасы өч елга формалаша, - дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова. - Программага эләгү өчен идарәче оешма барлык йорт буенча өлкәннәрне җыя, бергәләп «капремонт» статьясы буенча күпме акча җыелганын исәпли, йортларның стеналары торышын өйрәнү өчен барлык йортларны әйләнеп чыгалар. Бу комиссион йөреп чыгудан соң, беркетмә төзелә, анда теге яки бу йорт кертелә. Барлык кирәкле имзалар белән беркетмә район башкарма комитетына китерелә, һәм бу беркетмә нигезендә, ягъни яшәүчеләрнең сайлавы нигезендә, башкарма комитет йортны җылыту программасына кертә.

Башка актуаль сораулар да каралды. Мәсәлән, күп фатирлы йорт районның газ хезмәте белән ике контурлы казаннарга хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзергә тиеш. Ахырда җыенда катнашучылар үзара салым өчен «бирелгән» тавышлары белән бюллетеньнәрне урнага төшерделәр. Исегезгә төшерәбез, Урыссу халкының үзара салым акчаларын 2024 елда Дан аллеясын төзекләндерүгә юнәлтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International