«Яшь талантлар» театр студиясендә Яңа ел спектакленә әзерлек башланды.
Исегезгә төшерәбез, «Яшь талантлар» студиясенең театр берләшмәсендә дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә. Балалар театр осталыгы дәресләренә бик теләп йөриләр, монда алар сәхнә сөйләме техникасына, ритмопластикага өйрәнәләр, иҗади күзаллауны үстерәләр, мимика һәм ишарәләр белән эмоцияләрне җиткерү күнекмәләрен формалаштыралар, йөзләр үзгәртү сәләтен үстерәләр. Театр студиясенә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр 34 талантлы бала йөри.
Театр коллективында дәресләр катнашучылар арасында дуслыкны ныгыта һәм иҗат белән шөгыльләнергә сәбәп бирә, алар вакытында рольләрне ятлау, репетицияләр, костюмнар турында фикер алышулар бара. Хәзер без балалар белән "Кызыл Калфак кышкы урманда” спектакленә әзерләнә башладык инде, - диде театр коллективы җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Гөлчәчәк Вәлиева.