"Атлант" ЯЯКда яшьләр интеллектуаль уены узды

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Уенчылар төркемнәргә бүленде. Һәр командада 4 катнашучыдан торды.

Командалар, команда әгъзалары белән киңәшләшеп, сорауларга чиратлап җавап бирделәр. Барысы да җиңәргә теләде, чөнки күп балаларның яраткан камыр ризыгы - «Пицца» җиңүчеләргә бүләк сыйфатында әзерләнгән иде.

Логика буенча барлык биремнәрне дә укучылар уңышлы үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң эрудицияле командалар ачыкланды:

 

1 нче урынны  «Пицца» командасы алды;

2 нче урында «Первые» командасы;

3 нче урынга «Зенит» командасы чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International