Акбаш авыл китапханәсендә «Мавыктыргыч уку» түгәрәге әгъзалары белән рекордсмен китаплар турында танып белү сәгате үткәрелде.
Китап басу технологиясе уйлап табылганнан бирле дөньяда бик күп искиткеч китаплар барлыкка килгән. Китапның популярлыгын ничек үлчәргә? Аларны нинди критерийлар буенча Гиннес рекордлар китабына кертәләр? Бу хакта яшь китап укучылар белән дәрестә сөйләштеләр.
Акбаш авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлнара Камаева балаларны дөнья могҗизалары белән таныштырды һәм китапларны дөньяның сигезенче могҗизасы дип атады.
Аннары китапханәче балаларга китапханә фондыннан иң зур, иң борынгы һәм иң күп басылган китапны күрсәтте. Моннан тыш, китапханәдә иң күп укыла торган балалар китаплары исемлегеннән күргәзмә ясалган, аның буенча китапханәче күзәтү үткәрде.