Ютазы районы педагоглары Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары киңәшмәсендә катнаштылар

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Ютазы районы делегациясе мәгариф министры Илсур Һадиуллин, ФИПИ вәкилләре һәм төп дәүләт имтиханнары һәм БДИ биремнәрен эшләүчеләр катнашында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика киңәшмәсендә катнашты.

 

Киңәшмәдә 400дән артык кеше катнашты, шул исәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытуны күзәтүче методистлар; тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, шул исәптән эксперт комиссиясе әгъзалары булган педагоглар, дип  хәбәр ителә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International