Чистайда Татарстан Республикасының кече шәһәрләре арасында йөзү буенча «Кама аръягы лидеры» республика ярышлары узды.
Спорт чарасы Чистайның «Лидер» спорт комплексында узды.
Йөзү буенча иң зур республика турнирларының берсендә Татарстанның 29 районыннан һәм шәһәреннән 535 спортчы катнашты.
Ютазы районын тренер Зарина Ринат кызы Мифтахова җитәкчелегендәге "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре лаеклы тәкъдим итте. Районыбызның яшь йөзүчеләре - Арман Якупов, Элина Бадыкшина, Динар Нигъмәтуллин, Илдан Нигъмәтуллин, Артем Паленкин һәм Айназ Вәлишин, иң яхшы унлыкка эләгеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр!
Арман Якупов 100 метрлы дистанциядә 1.04,56 нәтиҗәсе белән 2 нче урынны алды. Калган йөзүчеләр үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәттеләр.