Софья Игонина 2006-2008 елларда туган үсмер малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Башкортстан Республикасы Беренчелегендә җиңүче булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, аның барлык көндәшләре дә ике яшькә диярлек өлкәнрәк иде. Софья бу турнирда лаеклы җиңү яулады!
Бу җиңү аркасында ул 11 декабрьдә узачак Идел буе федераль округы турнирына юллама алды. Ә анда да ул җиңүчеләр өчлегенә керсә, самбо буенча Россия беренчелеге финалына барачак. Яшь самбочыга уңышлар телибез!