Урыссу боксчылары алтын медаль яулады

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Спорт мастерына кандидат Рөстәм Фәйзрахманов истәлегенә бокс буенча ачык турнир Балтач поселогында узды.

Фәйзрахманов истәлегенә шәхси беренчелектә Татарстанның берничә районыннан спортчылар катнашты.

Ютазы районын Урыссу боксчылары, бокс буенча тренер Рифкать Мөхәммәтшин тәрбияләнүчеләре, лаеклы тәкъдим итте. Районыбызның яшь боксчылары Ильяс Фәйзрахманов, Ярослав Горбачев һәм Саян Низаметдинов үзләренең яшь һәм авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар.

Урыссуның өч боксчысы да районга җиңүчеләрнең алтын медальләрен алып кайтты! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International