11 ноябрьдә Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җырын башкаручыларның XV Республика ачык конкурсының сайлап алу туры узды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Анда төрле төбәкләрдән һәм өлкәләрдән 16 вокаль коллектив катнашты.

Конкурс жюрисы составына халык һәм атказанган артистлар, композиторлар, күренекле сәнгать белгечләре керде:

Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, БАССРның халык артисты, жюри рәисе Нәзифә Кадыйрова;

Башкортстан Республикасының халык артисты Гали Алтынбаев;

Башкортстан Республикасының һәм Татарстанның атказанган артисты, Башкортстан Республикасының халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева;

- Башкортстан Республикасының атказанган артисты Рәдиф Зарипов һ. б.

Ютазы районыннан Миңнуллина Айгөл Зилфәр кызы җитәкчелегендәге "Кичке жыр" халык җыр һәм бию ансамбле катнашты, ул, конкуренция зур булуга карамастан, финалга чыкты.

12 ноябрьдә конкурсның гала-концертында “Кичке жыр” ансамбле үзенең бүләген - 2 дәрәҗә лауреат Дипломын алды. 💥

Котлыйбыз! Сезгә яңа җиңүләр телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International