Район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча атналык киңәйтелгән киңәшмә бүген иртән бүләкләүләрдән башланды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча ярышларда 2 урын өчен район башлыгы Ютазы районы командасына Татарстан Республикасы спорт министрлыгы медальләрен тапшырды.

Шулай ук Аяз Әдип улы Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Дипломын һәм кубогын команда капитаны Ильясов Закуан Варис улына таппшырды.

 

Аннары киңәшмә барышында 2023 елның 10 аенда «Район мәдәният йорты» МБУ һәм авыл мәдәният йортлары эшчәнлеге турында хисап белән «РМЙ» МБУ директоры Гребенюк Николай чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм вәзгыять турында хәбәр иттеләр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент буенча бурычларны түләү, районда эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча оператив хәл турында җиткерелде, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган башка мәсьәләләр каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International