Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында, Урыссу башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныфында «Балачактан коррупциясез» дигән темага сыйныф сәгате узды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Анда Нигъмәтуллин Руслан Фәрәгать улы - Ютазы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе чакырылган иде. Әлеге чараның максаты «коррупция» төшенчәсен һәм аның нәтиҗәләрен ачу булды.

Сыйныф сәгате уен формасында узды; укучылар төрле ситуацияләрне тикшерделәр, мәкальләр җыйдылар, ришвәтчелек сәбәпләрен һәм коррупцияне кисәтү буенча гамәлләрне ачыкладылар.

Чара ахырында балалар коррупциягә каршы көрәшергә һәм нәкъ менә үзеңнән башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International