Район муниципаль хезмәткәрләре командасы республика Спартакиадасында икенче урынны яулады

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Болгарда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узган мини-футбол ярышлары тәмамланды (3 нче төркем).

Спартакиадада республика районнарының 11 командасы катнашты. Киеренке көрәштә Ютазы районы командасы икенче урынны яулап, лаеклы нәтиҗә күрсәтте!

Спартакиадада Чүпрәле районы командасы җиңде, ә өченче урынны Менделеевск районы командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International