Урыссу үзәк китапханәсендә "Бүген - толерантлык, киләчәктә - тынычлык» дип исемләнгән чара узды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Халыкара толерантлык көне алдыннан Урыссудагы 2 нче номерлы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре толерантлык дәресе үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Бу көн тантаналы рәвештә ЮНЕСКОның «Толерантлык принциплары декларациясе»ндә игълан ителгән.

Балалар «толерантлык» төшенчәсе, аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, толерантлык тәртибе принципларын билгеләделәр һәм толерантлык турында социаль видеороликлар карадылар. Балалар толерант шәхеснең интолерант шәхестән нәрсә белән аерылып торуын аңларга тырыштылар. Табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм төрле халыкларның мәкальләренә аңлатма бирделәр.

Чара барышында катнашучылар «Салфетка», «Конверт откровений», «Эмодзи» биремнәрен үтәп, «Минем сыйныфташларымның күз төсе» дигән мини-тикшеренү уздырдылар. Чараның нәтиҗәсе булып катнашучылар тарафыннан җыелган “Дуслык чәчәге” торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International