Район мәдәният йортында юл-транспорт һәлакәтендә корбаннарны искә алу көненә багышланган конкурс-квест узды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.

Шуңа бәйле рәвештә 14 ноябрьдә РМЙда юл-транспорт һәлакәтендә корбаннарны искә алу көненә багышланган конкурс-квест узды.

Чараны шәмнәр кабызу һәм бер минут тынлык белән ачтылар.

Квестта катнашучылар алдында Баулы районы буенча "ЮХК" ДБУ начальнигы Игнатьева Рәзидә Илсур кызы чыгыш ясады.

Шәмсиев Камил Зөфәр улы, 42 нче янгын сүндерү коткару часте хезмәткәре, янгын сүндергеч белән ничек дөрес файдаланырга кирәклеген ачык итеп күрсәтте һәм гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген сөйләде. Квестта катнашучыларны “Сөембикә” хореография ансамбле тематик флеш-мобка чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International