"Форпост" район үзәге һәм "Атлант" ЯЯК, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары юстиция капитаны Яруллин Рөстәм Мөдәррис улының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән очрашуын, коррупциягә каршы профилактик очрашу буларак оештырдылар.
Чарада "коррупция" төшенчәсен, аның формаларын һәм төрләрен билгеләү, җәмгыятькә һәм дәүләткә тискәре йогынты ясау кебек мәсьәләләр күтәрелде. Тормыштан реаль мисаллар тикшерелде.
Рөстәм Мөдәррис улы ришвәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәш ысуллары өчен җинаять җаваплылыгына аерым игътибар бирде.