“Атлант” ЯЯК активистлары МХОда катнашучылары өчен маскировка челтәрләре әзерләүдә катнаштылар.
Мондый авыр вакытта яшьләрнең махсус хәрби операция солдатларына гуманитар ярдәм күрсәтүгә аңлы рәвештә кушылуы бик күңелле. Гуманитар йөк җыю штабына (элекке салым штабы) ярдәмгә «Атлант» ЯЯК активистлары килә. Алар МХОда катнашучылар өчен маскировка челтәре ясауда катнаштылар.