Казанда Бөтенроссия самбо көненә багышланган самбо ярышлары узды.
"Татарстан Республикасы самбо буенча Федерация кубогы" спорт чарасында Татарстан Республикасының барлык районнарыннан өч йөздән артык спортчы катнашты.
Ютазы районы самбочысы да ярышларда катнашты.
“Олимп” спорт мәктәбенең самбо секциясе тәрбиячесе Артемий Зимин 2009-2010 елларда яшь категориясендә икенче урынны яулады.