Урыссуның 2 нче балалар бакчасы базасында музыка җитәкчеләренең РМБ утырышы узды.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларга "Гаилә бәйрәме" спектаклен күрсәттеләр, шулай ук дуслык турында әкият сәхнәләштерделәр.
Музыка җитәкчеләре белән музыка коралларында уйнау, хор уеннары буенча мастер - класслар уздырылды.
Музыкаль белем бирүнең иң мөһим бурычларының берсе – баланың җанын музыка ярдәмендә тәрбияләү. Безнең максат - аерым талантлар тәрбияләү түгел, ә барлык балаларның музыканы яратуы, һәркем өчен ул рухи ихтыяҗ булсын. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләүдә музыканың ролен артык бәяләп булмый. РМБ югары методик дәрәҗәдә узды, - дип билгеләп үтте балалар бакчасының музыка җитәкчесе Резедә Гәрәева.