Ел саен Ютазы районында «Көзге игелек атнасы» акциясе уза

2023 елның 17 ноябре, җомга

Бәйрәкә мәктәбендә «Көзге игелек атнасы» республика акциясе кысаларында ирекле чаралар узды.

 

Юнармия отряды һәм “Җылы йөрәк” волонтерлар отряды «ПРОСПОРТ» акциясен үткәрде. Алар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен спорт чарасы үткәрделәр.

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Көзге игелек атнасы» акциясе 2023 елның 4-18 ноябрендә үткәрелә. Ул ирекле эшчәнлектә катнашкан кешеләрнең санын арттырырга тиеш.

Музей хәрәкәте отряды һәм «Җылы йөрәк» волонтерлар отряды «Гобәйдия» музей-комплексында «Тарихи квест» акциясен үткәрде. Квест станцияләре балаларны патриотик тәрбияләү максатларында сайланган иде: “Авылның мәктәп мәгарифе тарихы”, “Софья Гобәйдуллина музыка дөньясында тарихи шәхес», “ Бәйрәкә авылы һәм космос - нәрсә уртак?” , “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International