Психолог белән «Үз-үзеңә ышаныч һәм эчке куркулар» темасына лекция район мәдәният йорты базасында «Очрашу урыны»ның уңайлы бүлмәсендә узды.
Лекциягә поселогыбызның кызыксынучан һәм битараф булмаган хатын-кызлары җыелды.
Парадокс, бу кешеләрнең барысы да ышанычлы һәм үз эшчәнлек өлкәсендә нинди дә булса югарылыкка ирешкәннәр.
Ә менә үз-үзләренә ышанмаган урыссулылар бу очрашуның кирәклегенә җитәрлек дәрәҗәдә ышанмаган кебек тоелды. Лекцияне тыңларга килергә бөтенләй батырчылык итмәгәннәр. Юкка. Кызыклы һәм белемне арттыра торган чара булды.
Темадан, әңгәмә барышында без бераз читкә киттек, бу аны кызыклырак итәргә комачауламады. Людмила Лодыженко безгә мәгълүматны иҗади, күңелле һәм җанлы итеп бирде.