«Олимп» спорт мәктәбе йөзүчесе «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» призына йөзү буенча ярышларда икенче урынны яулады

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

"Мирас" спорт комплексы бассейнында республикабызның иң көчле яшь йөзүчеләре «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» призына йөзү буенча беренче ярышларда катнаштылар.

18-19 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт комплексының 50 метр озынлыктагы бассейнында «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» призына йөзү буенча беренче ярыш узды.

Бу мөһим вакыйга Татарстан Республикасының 27 районыннан һәм шәһәреннән бик күп талантлы яшь спортчыларны җыйды.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Йөзү федерациясе президенты Ренат Нугайбәков һәм Казан шәһәре ярышларының баш хөкемдары Владимир Золотов катнашты.

Ютазы районын «Олимп» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Зарина Мифтахованың йөзүчесе Арман Якупов лаеклы тәкъдим итте.

 

100 метрлы дистанциядә Арман Якупов 1.06,26 нәтиҗәсе белән 2009 елда туган яшүсмерләр арасында 2 урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International