Сезне 2023 елның 10 декабрендә , 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасы җирле үзидарә вәкиллекле органы депутатларын өстәмә сайлауга чакырабыз.
Тавыш бирү көнендә (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, сәламәтлек торышы сәбәпле) үз сайлау участогына килә алмаган очракта, сезнең гариза нигезендә Сезгә 2023 елның 29 ноябреннән 05 декабренә кадәр Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе бинасында эш көннәрендә – 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр, вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк. Түбәндәге адрес буенча : Урыссу поселогы, Пушкин урамы, 38 йорт (4 кат), каб.405), тел. 2-42-09 яки үз участок сайлау комиссиясе бинасында - 2023 елның 6-9 декабрендә, эш көннәрендә 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә – 8 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр.
Әгәр дә Сез тавыш бирү көнендә мөстәкыйль рәвештә (сәламәтлек торышы, инвалидлык буенча) тавыш бирү өчен бинага килә алмасагыз, сезнең язма гариза яки тавыш бирү өчен бинадан тыш тавыш бирү мөмкинлеге бирү турында телдән мөрәҗәгать 2023 елның 30 ноябреннән 2023 елның 10 декабренә, 14.00 сәгатькә кадәр, участок сайлау комиссиясенә тапшырылырга тиеш.
Сайлау участоклары исемлеге
6 нчы номерлы Акбаш бер мандатлы сайлау округы буенча
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Акбаш авыл җирлеге Советына өстәмә депутат сайлаулары
2798 нче номерлы сайлау участогы
Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 17, авыл мәдәният йорты бинасы, тел. 8-(85593)-4-14-55
Округ чикләренә Акбаш авылы урамнары керә: Тукай урамы, № 11-41
2 нче номерлы Бәйрәкәтамак бер мандатлы сайлау округы буенча
дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Бәйрәкәтамак авыл җирлеге Советына депутат өстәмә сайлау
2803 нче номерлы сайлау участогы
Бәйрәкәтамак авылы, Яңа урам, 36, авыл мәдәният йорты бинасы,
тел. 8-(85593)-5-13-67
Округ чикләренә Бәйрәкәтамак авылы урамнары: Герой Шәрипов урамының 1 - 16,19,21,23,25,27,29,31,33,35 йортлары, Тукай урамының 35 – 54 йортлары керә.