Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Җәнлекләр ничек теремокка юл эзләгәннәр» әкиятенең театральләштерелгән тамашасын күрсәттеләр.
«Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» ДУның Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча ЮХИДИ өлкән инспекторы Рөстәм Җанназаров ата-аналарга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүнең нәтиҗәле чаралары турында сөйләделәр һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре буенча кайгылы статистикага аерым игътибар бирделәр.
Алар балаларның юл-транспорт травматизмын ничек кисәтеп була икәнлеге турында сөйләделәр. Ата-аналар юлларда игътибарлырак булсын өчен, видеоны экранда күрсәттеләр һәм ата-аналарга юл кырыенда күчү кагыйдәләре һәм төрле юл ситуацияләрендә балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тотышындагы иң киң таралган хаталар турында хәбәр иттеләр. Шулай ук ата-аналарга «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» белешмәлекләре таратылды.
Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча уртак эш ярдәмендә генә нәтиҗәләргә ирешеп -юл-транспорт травматизмын киметеп була.
Исегезгә төшерәбез. Балада тәртип формалаштыру, куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү мәсьәләсендә беркем дә ата-ананы алыштыра алмый.