«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтте. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча экспертлары тарафыннан әзер кулинария, икмәк-булка һәм кондитерлык эшләнмәләрен әзерләгәндә куркынычсызлыкка карата барлык таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча инструкция һәм үз-үзеңне тикшерү буенча чек-кәгазь эшләнде.
Инструкциядә һәм чек-кәгазьдә таләпләр җентекләп тасвирлана:
су белән тәэмин итү һәм канализациягә ;
эш шартларына;
чимал һәм азык-төлекне маркировкалауга, транспортлауга һәм саклауга ;
чимал эшкәртүгә һәм продукция җитештерүгә ;
әзер продукцияне саклау һәм сатуга.
Үз-үзеңне тикшерү өчен инструкция һәм чек-лист алу өчен гаризаны МСП. РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә мөмкин, аннан соң «Әзер кулинария, икмәк-булка һәм кондитерлык эшләнмәләре әзерләгәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча чек-лист бирү» хезмәтен сайларга кирәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «минем бизнес» үзәгеннән бушлай хезмәтләр алу һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7(843)524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.